Баланың караңгылыктан куркуын ничек бетерергә?

Кызыбызның аерым бүлмәсе дә бар, әмма үзе генә йокларга яратмый. Караңгылыктан куркам, ди. Гомумән, утны сүндергәч, борчыла башлый. Караңгылыктан куркуын ничек бетерергә була икән?

Сиринә Исмәгыйлева, 30 яшь
Алинә Мөхетдинова, 20 яшь

− Бәләкәй чакта мин караңгылыктан бик курка идем. 1 сыйныфка укырга кергәндә дә бетмәгән иде әле ул. Әмма курка-курка үземне ияләштердем. Аннан, шәһәрдән кунакка кайта торган туган апама рәхмәт. Ул миңа: «Без караңгылыктан түгел, ә караңгыда яшеренгән нәрсәдән куркабыз», − дип әйтте. Шул сүзе истә калды. Дөрестән дә, караңгылык үзе куркытмый бит. Ә бүлмәмдә ниләр барлыгын беләм мин. Шуңа күрә, тора-бара, шушы сүзне истә тотып, куркуымны җиңдем.

Әлфия Шамьенова, балалар психологы:
− Сөйләшмичә, проблеманы ачыклап булмый. Шуңа да баланың куркуын аңлашудан башларга кирәк. Нигә, нәрсәдән курка ул? Бүлмәсендә кем яши дип уйлый? Бәлки, баланың тумыштан килгән куркуларын ачыкларсыз. Аннан, сабыегызның нәрсә каравын контрольдә тотыгыз. Куркыныч, үтереш, канлы эпизодлар булган фильмнар карап, шундый типтагы уеннар уйнамыймы? Авызыгызны да чамалап ачыгыз. Бала янында негатив, криминалга бәйле темалар турында сөйләшмәвегез хәерле. Балагыз тыңламаса, аны әшәке персонажлар белән куркыту да дөрес түгел. Караңгыда бүлмәсен бергәләп өйрәнегез. Моны уен рәвешендә дә башкарып була. Балага талисман-уенчык бүләк итәргә була. Аңа шул уенчыкны: «Ул сине яклаячак, саклаячак», − дип тапшырыгыз.


Фикер өстәү