Быел Сабантуй кайчан булачак?

Татарстан районнарында Сабантуй быел 11-13 июнь көннәрендә узачак. Социаль челтәрләрдә әнә шундый хәбәр таралды. Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә бераз сабыр итәргә киңәш иттеләр.

Безнең халыкның Сабантуйны ничек көтеп алганын әйтеп торуның кирәге юк. Шуңа күрә милли бәйрәмнең кайчан узасы турындагы хәбәрләр яшен тизлегендә таралды. Имеш, районнарда һәм Түбән Камада Сабантуй 11-13 июньдә узачак. 19ы – Чаллы, 26сы Казан бәйрәм итәчәк. 3 июльдә исә Мөслимдә Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак икән.

Билгеле булганча, Татарстанда милли бәйрәмнең вакыты Татарстан Президенты Указы буенча билгеләнә. Әлегә андый документ дөнья күрмәде. Дөрес, Президентның матбугат хезмәтендә Сабантуй мәсьәләсе турында сөйләшү булганын әйттеләр. Указ якын арада пәйда булачак. “Иң мөһиме коронавируска бәйле вәзгыять тыныч булсын”, – диделәр матбугат үзәгендә.

Хәтерләсәгез, узган ел Татарстанда Сабантуйлары онлайн рәвештә узды. Милли бәйрәмне 4 июль көнне оештырдылар. Сабантуйның вакыты турындагы Указны Татарстан Президенты 2019 елда – 21 март көнне, 2018 елда исә 18 апрель көнне имзлаган булган.

Федераль Сабантуй исә быел 19 июнь көннәрендә Нижневартовск каласында узачак. Әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре инде башланган. Моннан ике атна элек бу шәһәргә Татарстан вице-премьеры Васыйл Шәйхразиев барып кайтты һәм анда милли бәйрәмне оештыру турында сөйләштеләр.

Фото: Татар-информ


Фикер өстәү