«5 минут» салаты ясау ЫСУЛЫ

Зөләйха Төхвәтуллина рецепты

Салат өчен кирәк булыр: 300 г ысланган тавык ите, 1 болгар борычы, 3 пешкән йомырка, 250 г кореяча әзерләнгән кишер, майонез.

Салат катламлап ясала. Савыт төбенә тавык итен шакмаклап турап җәябез. Өстенә майонез сылыйбыз. Болгар борычын да шакмаклап турыйбыз, җәябез. Бу катламнан соң да майонез өстибез. Кореяча әзерләнгән кишер, уып йомырка кушабыз. Һәр кат арасына майонез сыларга онытмыйбыз. Йомырка сарысын салат өстенә уып, кырыйларына кореяча әзерләнгән кишер җәябез. Салат уртасына шакмаклап туралган болгар борычын өстибез.

 

Фото: kulinarnayamozaika.ru


Фикер өстәү