Ренат Галиәскәр: «Яхшы мәчегә ел әйләнәсе март ае кебек»

Аның укучылары – «Инстаграм»да. Кушылып каләм тибрәтүчеләре дә – шунда ук. Аның сүзләренә язылган җырларны популяр җырчылар башкара. Димәк, ул халыкка ни кирәклеген чамалый. Сүзебез шагыйрь, алып баручы Ренат Галиәскәр турында булыр. Ниләр белән янып йөри икән ул бүген?

Блиц-сораштыру

– Фильммы яки китапмы?

– Бүгенге көндә – фильм.

– Фильммы яки спектакльме?

Спектакль.

– Сине буйдаклар рәтендә дип беләбез, ә йөрәгең бушмы соң?

– Буш.

Өч кимчелекле ягың?

– Иртә белән уяна алмыйм, кешеләргә артык ышанам һәм кайчак ялкаулык баса.

– Ә яхшы якларың?

– Мин төгәл һәм кешеләргә ышанам. Соңгысын яхшы якка да кертик.

Ренат, хәлләрең ничек?

– Барысы да әйбәт. Әле менә зурдан кубып, Илсөя Бәдретдинованың яңа концертларына әзерләнәбез. Яңа җырлар язабыз, фикерләшәбез. Җан дустым Илназ Гарипов та яңа җырлар кирәк, ди, аның белән дә актив эшлибез. Заказлардан тыш, әкренләп күңелдәгеләре дә языла. Фатир алдым, күчтем. Кыскасы, күңелле мәшәкатьләр белән йөргән чагым. Якыннарым да исән-саулар, зарланырлык сәбәп юк.

– Яз тәэсир итәме соң?

– Миңа һава торышы, гомумән, тәэсир итми. Бөтен бәлаләрендә яңгырны гаепләүчеләрне беләм, ә мин аны да яратам. Кояшлы көннәрне дә яратам. Ничек яратмыйсың ди аларны? Буранны да яратам. Тышта буран котырганда, җылы фатирыңда утыру үзе бер рәхәт бит. Аллага шөкер, торыр җирем бар, дип сөенәсең. Һәр ел фасылының да – үз матурлыгы инде. Мин менә көзне яратам. Алтынын да, елагын да. Ә яз болай да матур ул. Егетләр март аен, табигатьнең уянган чагын ярата, дибез инде. Ә мин яхшы мәчегә ел әйләнәсе март ае кебек, дип уйлыйм.

Иҗаттагы Ренат Галиәскәр

 Иҗатта сәләт мөһимме, тырышлыкмы?  

– Шигъриятне алсак, монда сәләт мөһим. Тырышлыктан мөһимрәктер. Тырышып кына шигырь язып була микән ул?

– Ә заказга язган чакта? Илһам килмәгәндә, әйтик?

– Билгеле бер вакытка кирәкле әйберләрне кысып чыгарырга туры килә. Дөрес, кайчак алардан да матур гына җырлар чыга. Минем, мәсәлән, әле дә язылып бетмәгән текстларым бар һәм миңа алар өчен оят. Төрле хәлләр була бит: әле күптән түгел генә Илназ Гарипов, көй яздым, бер атна эчендә сүзләр кирәк, дип шалтырата. Минем фәлән көнне концерт, ди. Яза гына алмыйм бит. Иртәгә яздырасы, бүген җибәрәсе көнне генә нидер килеп чыкты. Иркенләп кенә үзе килгәннәрне язарга яратам.

Хитлар ничек языла соң ул?

– Аның формуласын белгән кеше юк бит әле. Монда текст, көй, аранжировка һәм башкаручының дөрес итеп бәйләнеше мөһимдер. Шушы бәйләнеш булмыйча, әрәм киткән текстларым да бар. Җырның популяр булуында аны һаман саен ишетеп тору да билгеле бер роль уйный. Ротацияне әйтүем. Күп ишеткән җырларын халык, үзе дә сизмәстән, көйләп йөри башлый бит.

– Җырны көй белән бозу җиңелме, сүз беләнме?

– Җырның күбрәк көен тыңлыйлар. Сүзләренә игътибар азрак бирелә. Шуңа, җырны сүз белән бозу авыррактыр ул.

– Халыкка нинди җыр кирәк соң?

– Йә елата, йә биетә торган. Кәеф булмаганда бик моңсу җыр тыңлый кеше.   Кәеф күтәренке вакытта – кызу җыр кирәк. Ә урталыктагы җырлар күләгәдә кала.

–  Ә нинди шигырь кирәк?

– Заманча тел белән язылган шигырь. Сүзләре җирдән алынган. Күктән алынган шигырьләребез болай да җитәрлек. Яшьләрне дә тартасы килә бит,  шуңа кыскарак булуы да мөһим. Үзем шундыйларны язарга тырышам. Озыннарын куеп та тормыйм, укып бетермәячәкләр чөнки.

Мәхәббәттәге Ренат

– Шагыйрь мәхәббәте нинди була ул?

– Мин үземне, гомумән, шагыйрьгә санамыйм бит.

– Ә синең мәхәббәтең нинди?

– Мин көн-төн шигырьләр язып утырмыйм. Төннәрен шигырь язсам да, көндез җирдән атлап йөрим. Шуңа күрә мәхәббәтем башка кешеләрнекеннән әллә ни аерылмыйдыр. Әйе, кемдер ошаса, мин аңа багышлап шигырь язып ташлыйм. Гыйшыктан салмыш кебек йөргән чакта. Турыдан-туры әйтү дә ят түгел, кагылулар да мөһим миңа.

«Мәхәббәттә – йөрәкләр, дуслыкта җаннар тартыла…»

– Мәхәббәттә нәрсәне кичерә алмыйсың?

– Хыянәтне.

– Кешене яратудан туктап буламы соң ул?

– Вакыт үтү белән, була. Башта авыр инде. Беркайчан да гашыйк булмыйм, дисең. Аннан тагын гашыйк буласың. Тормыш бит, төрле хәлләр була.

– Ә дуслыкта?

– Йөргән кызларга карганда, дуслардан күбрәк уңганга микән, нәрсәнедер кичерергә туры килгән очраклар булмады кебек. Дуслыкта хыянәт буламы икән ул? Булса да, җиңелрәк кичерергә кирәк аны. Кешенең кем икәнен вакытында белгәнеңә сөенеп, алга таба атларга кирәк.

Борнак Илен сөюче Ренат

Туган авылың Борнакта (Балтач районы) еш буласың, ахры?

– Хәзер авылыбыз Борнак дип язылса да, без, тугры уллары буларак,  аның чын исемен әйтеп, Борнак Иле дип сөйләшәбез. Бик кадерле, изге ул минем өчен. Казанда яшәсәм дә, Борнак Иле өчен янып-көеп йөрим.  Студент булганга бер атна үткәч, ялларга кайтып, башка китмим, дип йөрүләр әле дә истә. Атна саен кайтып йөрдем, хәзер дә шулай. Ике атнага бер кайтулар бик сирәк була. Бер төн йоклар өчен генә булса да кайтам.

– Ни өчен берәүләргә туган яклары бик якын, икенчеләр китә дә оныта?

– Татар халкында «туган нигез» төшенчәсе бар. Ул безнең өчен изге санала. Канга сеңгәндер ул, тамырлардан киләдер. Башка милләтләрдә андый якынлык сизмим. Авыл, гаилә эчендәге мохиттән дә торадыр ул.

– Әтиең турында да сөйлә әле. Синең өчен кем ул?

– Элек булган бер хәл бик истә калган. Әле дә булыша ул миңа. Миңа 18 яшь тулып, машина йөртү таныклыгы алган мәл. Әбине хастаханәгә алып барырга кирәк иде. Әти эштә. Әни бик аптырый. «Ренат өйдә бит, таныклыгы да бар. Утырта, алып бара, табибларга алып керә дә, кире алып кайта», – диде шунда әти. Шул җитте. Кая гына барсаң да, үзең эшлә, кешегә салынма. Әти шуңа өйрәтте. «Әз ашасаң, күп ашарсың», – дип тә әйтә иде ул. Ә әнинең: «Бар кеше дә бертөсле түгел», – дигәне истә калган. Менә бу дөрес тәрбия булган, дип уйлыйм мин. Бүгенге зур проблема – балаларны, бигрәк тә егетләрне вакытында итәк астыннан чыгара белмиләр, олы тормышка әзерләмиләр. Әти-әнисе ярдәм итмәсә, андый егетләр ачка үлә бит.

«Тел тирәсендәге шау-шулар безне бер йодрыкка туплый»

Соңгы вакытта татар теле тирәсендә сүз куертырга яратабыз.

– Менә бетәбез, диләр инде. Ә мин – оптимист кеше. Бу мәсьәләдә дә шулай. Һәркем үз эшен эшләсә: җырчылар татарча җырласа, шагыйрьләр татарча язса, без көндәлек тормышта татарча сөйләшсәк, татарча укысак, бетмибез. Тарихта нинди генә очраклар булса да, без милләт буларак бүгенге көнгә кадәр килеп җиткәнбез бит. Ни өчен әле без яшәгән 60–70 елда гына татар теле, милләте каядыр юкка чыгарга тиеш?

Әңгәмәдәш – Лилия Гыймазова


Ренат Галиәскәр: «Яхшы мәчегә ел әйләнәсе март ае кебек»” язмасына фикерләр

  1. Дерес кеше икэн Ренат Галиэскэр👍🙏мин анын эти — энисе эчен бик шат🙏

Фикер өстәү