Илфар хәзрәт Хәсәнов: «Җәмәгатем: «Хәзрәтем, безне монда шартлатырга җыеналар!» дип язды»

Казан мәктәбендәге коточкыч фаҗиганең шаһиты арасында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов хатыны да була. Бу хәл турында ул менә ни диде:

— Җәмәгатем — башлангыч сыйныф укытучысы. 9 сәгать 17 минутта миңа: «Хәзрәтем, безне монда шартлатырга җыеналар» дип язды ул. «Кем?» дип сорыйм, әле ышанмыйм да! 9 сәгать 38 минутта миңа: «Безне шартлаттылар инде» дип язды. Аллаһы Тәгалә үзе саклады, директорлары бикләнергә кушкан, чыгам дигәндә, шушы шартлаган бомба йогынтысында ишеге ябылып куя, чыкмыйча кала, чыккан булса, бетәсе иде.
Хатынымның сыйныфыннан 4 бала хастаханәдә. Фаҗига аларның физкультура дәресенә туры килгән. Аллаһка шөкер, классында җәмәгатем үзе генә утырган. Башка балалар исән-сау. Хатыным полициягә күрсәтмәләр бирүдә катнашты. Хәзер өйдә, шок халәтендә ул. Балаларның әти-әниләренә сабырлык бирсен, бик куркыныч хәл.


Фикер өстәү