Җәй тәмен кышка саклыйбыз: яшел тәмләткечләрдән «боз шакмаклары» ясау ЫСУЛЫ

Җәй — муллык чоры. Тик кызганыч, ул бик тиз үтеп китә. Бакчаны тутырып шаулап үскән яшел тәмләткечләрне әрәм-шәрәм итми ничек кышка сакларга соң?

Яшел тәмләткәчләрне киптерергә, аш серкәсенә яки үсемлек майларына салып төнәтергә була. Төнәтмә ясау бик гади генә үзе: берәр матур савыт табып, шуңа бераз үлән саласың да, аш серкәсе яки үсемлек мае агызып, бөкеләп куясың. Бер ай чамасы вакыт узуга, сыеклык үләннәрнең төсен һәм хуш исен үзенә сеңдерәчәк. Шулай итеп, савыттан ел әйләнәсе диярлек җәй исе килеп торачак.

Әмма хуш исле үләннәрне саклауның иң яхшы ысулы – аларны «боз шакмаклары»на әйләндереп кую. Шул рәвешле ел әйләнәсенә җитәрлек тәмләткеч әзерләп куярга мөмкин.

Бу урында кайберәүләрдә, ә нигә үләннәрне киптереп кенә куймаска, дигән сорау туарга мөмкин. Боз шакмакларында үләннәрнең тәме һәм файдасы әйбәтрәк сакланып кала чөнки. Аларны ясавы да бик җиңел: махсус җиһаз да, тәҗрибә дә кирәкми.  Шунысы да бар әле: үләнне суда гына түгел, үсемлек маенда да катырырга мөмкин.

Тик боз шакмаклары ясау өчен өчен яфрак-сабаклары катырак булган үләннәрне сайлап алу әйбәтрәк. Бөтнек, мелисса, лимон үләне, шалфей, розмарин, тимьян – бу максат өчен иң кулай үләннәр. Аларда эфир майлары микъдары күбрәк. Үләннәр боз шакмакларына хуш исләрен акрынлап кына биреп тора һәм шуңа күрә яхшырак “төнәтелә”. Ә менә йомшак сабаклы һәм яфраклы үләннәрдә – кориандр, яшел һәм шәмәхә базилик, петрушка, укропта су микъдары күп булганлыктан, боз шакмаклары бигүк уңышлы килеп чыкмый: озаграк саклаганда, алардан әчкелт ис һәм тәм килә башлый.

Берничә киңәш

  • Үләннәрне шакмаклап катыру өчен аерым савыт тотыгыз. Ник дигәндә, алардан гадәти боз шакмаклары ясау өчен файдаланган очракта, үлән тәме киләчәк.
  • Бөтнек, мелисса һәм лимон үләнен суда катырып, боз шакмакларын җәйге эсседә сусауны баса торган эчемлек ясауда (кайнаган суга берәр шакмак үлән саласың да шуның белән шул) куллану бик уңайлы.
  • Су урынына ит, тавык яки яшелчә шулпасы кулланырга мөмкин. Мондый шакмаклар ашка искиткеч тәм өстиячәк!
  • Ә инде үсемлек маена (бу очракта иң яхшысы – зәйтүн мае) салып катырылган хуш исле үләннәрдән салатка салу өчен файдаланырга була.

Фото: yingxuanzhuang.com


Фикер өстәү