Июльдә һава торышы нинди булачак?

Челлә бирешергә теләми әле. Eldorado Weather сайты мәгълүматлары буенча, узган көннәр рекорд куйган. Татарстан Европада Россия төбәкләре арасында иң эсселәрдән саналган. Гидрометүзәк мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итүенчә, июль башында да Россиянең бөтен территориясендә температура нормадан югарырак яки норма тирәсе булачак.

КФУ галиме Юрий Переведенцев та безгә алдагы көннәрнең эссе булачагын куатләде. Шул ук вакытта давыл, өермә, көчле, яшенле яңгырлар да булырга мөмкин, дип кисәтте ул.
– 40 ел Татарстанда җәйнең беренче ае болай эссе булганы юк иде, – диде ул. – Бездә чыннан да аномаль эсселек. Көндез һава якынча 34 градуска кадәр кыза. Татарстанда хәзер корылык. Бу айда нибары 20 миллиметр явым-төшем булды. Ә бит ул 63 миллиметр булырга тиеш иде.
– Июльнең ничек буласын әлегә әйтүе авыр, ләкин шулай да көннәр бераз сүрелер төсле, – ди галим.
Синоптик фаразлавынча, бүген һәм иртәгә 36 градуска кадәр эссе булачак. Урыны –урыны белән көчле яңгырлар, давыл һәм өермәләр дә булырга мөмкин, дип кисәтә Юрий Переведенцев. Төнлә терекөмеш баганасы 18-23 градусны күрсәтәчәк. Яшен вакытында көчле җил булачак.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү