Бакчагызда кыярлар өлгерә башладымы инде? Тиздән кая куярга да белмәссез әле. Андый чакта кетердәп торган кыяр тозлау рецептларын истә тоту шәп булыр.
4 л салкын суга 3 аш кашыгы өеп тоз, 12 аш кашыгы шикәр комы салып, эреп беткәнче яхшылап болгатканнан соң, 2 стакан аш серкәсе саласы. Банкаларга исә 3–4 тырнак сарымсак, 1 баш укроп, 3 данә карлыган яфрагы, 5–6 кара борыч тутырып, тозлыкны салып, салкын сулы кәстрүлгә утыртасы. Кайнап чыкканнан соң, янәдән 15 минут тотып, каплап куясы. Һәр банканы бары тик салкын суга утыртасы.