Бүгенгә һава торышы: Татарстанда көчле җил булачак дип фаразлыйлар

5 июльдә, Татарстанда көчле җил көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

«Төньяк-көнчыгыштан җил, көчәйгәндә урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитә», — диелә хәбәрдә.

Һава температурасы төнлә +11..+16, көндез +21..+26 градус фаразлана.

Шулай ук төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми.


Фикер өстәү