Ял көннәрендә һава торышы нинди булачагы билгеле

Ял көннәрендә, 17 һәм 18 июль көннәрендә, Татарстанда эссе һава торышы саклана, явым-төшемнәр күзәтелми, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

17 июльдә 25 — 31 градус җылы, урыны белән яшенле яңгыр явуы көтелә.

18 июльдә эсселек 33 градуска кадәр җитәчәк.

Киләсе атнада да һава торышында үзгәрешләр көтелми.  34 градус җылы һәм урыны белән яшенле яңгырлар фаразлана.


Фикер өстәү