Эшкә урнашу өчен башка төбәккә күченүчеләргә пособие кертергә җыеналар

Закон проектында үз төбәгендә эшкә урнаша алмаучыларга “суточный”лар һәм бер тапкыр пособие түләүгә өстәмә акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшкә урнашу максатыннан башка төбәккә күченүчеләргә акча бирергә тәкъдим иткән. Бу хакта “Lenta.ru” яза. Норматив-хокукый актлар проектлары федераль порталында бу уңайдан тиешле документ урнаштырылган.

Бу буш эш урыннарына дәгъва кылучылар даирәсен киңәйтү өчен тәкъдим ителә. Алар башка җирлектә эшкә урнашканда дәүләттән ярдәм алу мөмкинлегенә ия булачак.

Мондый мөмкинлектән мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр генә түгел, бәлки эшкә урнашу ниятеннән яңа урынга күченергә әзер булучылар да файдалана алачак. Аларга финанс ярдәме бүлеп биреләчәк. Моңа юл бәясен, торакны арендага алып тору бәясен түләү, “суточный”лар, шулай ук күченгәндә бер тапкыр бирелә торган пособие керә.

Закон расланылган очракта, башка төбәктә эшкә урнашырга теләүчеләргә “суточный”лар, шулай ук бер тапкыр пособие түләү өчен төбәкләргә өстәмә акча бүлеп биреләчәк.


Фикер өстәү