Блогер Альбина Фазлыева: «Әти хикмәтле кеше»

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене хакында еш язабыз. Аның инстаграм сәхифәсен матур итеп алып баруын да күзәтергә яратабыз. Аннан нур бөркелә. Төп йорт җылысын саклап, ирен, аның әти-әнисен хөрмәтләп торганга гына түгел, ныклы тәрбия алганга әнә шундый мөлаем, сөйкемле, уңган-булган һәм зиһенле ул.

“ВТ” га биргән интервьюсында ул үз әтисенең ире Алмазга әйткән сүзен җиткереп шаккаттырган иде. Ул чакта әтисе кияүгә: “Кияү! Хатынымның күңелен күрәм дип, әниеңне рәнҗетә күрмә!”,– ди. Әле шушы көннәрдә Корбан гаете бәйрәменә җыелышкач, ул тагын хикмәтле сүзе белән Альбинаны сокландыра. Бу хакта блогер ханым үзенең инстаграм сәхифәсенә язып чыккан.
… Өстәл артына җыелышкач, әти безне макадамия чикләве белән сыйлады. Ул чикләвек бик каты кабыклы, эче тәмле, йомшак. Әти шул кабыкны ватканда безгә болай ди: “ Кешеләр дә макадамия чикләве төсле, балалар. Без тышкы кыяфәткә шулкадәр игътибар бирәбез. Сәламәтлек, физик халәт беренче урында тора. Матур кием киябез, бизәнәбез. Әмма иң якыны, татлысы эчтәге җимеш бит. Без эчке дөньяны сафландыру өстендә эшләргә тиеш. Уйланыйк әле: яхшылыктамы без, яманлыктамы? Күңелне начарлыктан чистартабызмы, әллә инде күбрәк зарланабызмы? Канәгать була беләбезме?
Альбина әтисенең сүзләреннән соң уйга кала.
– Иң беренче урынга эчке дөньяңны куярга кирәк. Дөрес, тышкы кыяфәт тә матур булырга тиеш. Әмма күңелдәге хөсетлек, начар уйлар эчке дөньяны бозмасын иде. Тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөреп булмый бит инде, – ди ул.
Альбина белән килешәсезме, дуслар?

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү