Сарымсакны көздән утыртыгыз

Мамадыш районында яшәүче Сания Дәүләтшина көзен сарымсак утырту серләре белән бүлеште.

– Сарымсакны октябрь аенда утыртып калдырыгыз. Ул тамыр җәеп өлгерергә, әмма тишелеп чыкмаска тиеш. Шуңа күрә һава торышын гел күзәтеп торып, чамалап утыртырга кирәк. Җылыга китсә, тишелеп, утыртуга салкыннарга китсә, тамыр җибәрми калып, сарымсак әрәм булырга мөмкин.

Быел сарымсак уңышы бик яхшы булды. Мин аны былтыр кыяр үскән урынга утырткан идем. Түтәлне вакыт булганда алдан казып куям, 1–2 атнадан соң утыртам. Чәчү өчен сарымсакның эреләрен сайлыйм. Утыртканнан соң түтәлгә көл сибеп чыгам. Кышка өстенә пычкы чүбе яки салам түшим. Болай иткәндә сарымсакка салкыннар зыян салмаячак.


Фикер өстәү