Коронавируска каршы прививка ясатырга теләмәүчеләр өчен штраф кертелерме?

CОVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация узудан баш тарткан өчен штрафлар кертеп булмаячак, чөнки социаль дәүләткә хас гамәл түгел бу. Кремль вәкиле Дмитрий Песков коронавирустан прививка ясатырга теләмәүчеләрне штрафка тарту идеясен шулай бәяләгән. Бу хакта ТАСС яза.

Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе әйтүенчә, илнең социаль характерда булуы Конституциядә язылган, ә аның гаранты – Россия Президенты Владимир Путин. Шул ук вакытта Песков, вакцинациядән кала, үз гомеребезне саклауның башка ысулы булмавын билгеләп үткән. Коронавирус пандемиясенә каршы мөмкин булган барлык ысуллар белән, беренче чиратта, вакцинацияне башка берни белән дә алыштырып булмавын аңлату нигезендә көрәшергә кирәк, дигән Кремль вәкиле.
Алданрак хәбәр ителгәнчә, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Александр Лукашев коронавируска каршы вакцинациядән баш тартучыларга һәр ай саен штраф сала башларга тәкъдим иткән. Аны әйтүенчә, сәламәтлек саклау системасының матди хәлен җиңеләйтүгә азмы-күпме ярдәм булачак бу.


Фикер өстәү