Раяз Фасыйховның гаиләсендә зур югалту – аның әтисе Наил абый вафат булган. Бу хакта җырчы инстаграмда үзе хәбәр итте.
«Әти китте… Урының оҗмахта булсын!» — дип язган ул. Җырчының җыр-моңга мәхәббәте әтисеннән. Ул бик оста баянчы да иде.
Наил абыйның урыны җәннәттә булсын!