Чаллыда газ шартлаган йортта яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршылаячак

Чаллыда газ шартлаган йортта төзекләндерү эшләре бара. Белгечләргә 70 нче еллар сызымнары буенча йортның бетон панельләрен ясау өчен җиһазлар әзерләргә туры килә. Чөнки хәзер андыйларны җитештермиләр.

«Яңа елга зыян күрүчеләрнең барысы да үз фатирларына әйләнеп кайтырга тиеш. Алар бу вакытка барысы белән дә — тәрәзә, обойлар, җылылык, тормыш өчен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителәчәк. Кешеләр Яңа елны өйләрендә каршы алырга тиеш», – диде шәһәр мэры.

Матди ярдәмгә килгәндә, зыян күргән фатирларда теркәлгән һәр кешегә 10 000 сум акча бирелде инде.


Фикер өстәү