Өйдә һәрвакыт чисталык булсын өчен истә тотарга кирәкле 6 КАГЫЙДӘ (Ирләргә һәм балаларга да кагыла)

Татар хатын-кызлары кадәр чисталык яратучы юклыгы һәркемгә мәгълүм. Ә менә өйдә чисталык һәм тәртип  саклау буенча немец хатын-кызларының гади  һәм нәтиҗәле кагыйдәләрен белеп тору беркемгә дә комачау итмәс. Иң яхшысы шул: өйдә тәртип урнаштырганда, гаиләдәге һәркем җәлеп ителә.  Ә  җыештыру тәртибенә килгәндә ул гади һәм уңайлы. Монда бар да гади, бары көн саен катлаулы булмаган күнекмәләрне башкару гына кирәк.

1 кагыйдә. Ул чүп-чар җыелганны, эш өелгәнне көтми генә, һәркем үз артыннан җыюдан гыйбарәт.  Мәсәлән, ашагач ук, савыт-сабаны юасың, өстәлне сөртәсең. Урамнан керүгә, пычранган аяк киемен сөртеп, шкафка алып куясың. Иртән уянуга, урыныңны җыясың һәм җилләтәсең. Әлеге кагыйдә һәр бүлмәдә тәртип сакларга ярдәм итә.

2 кагыйдә. Көн саен бер бүлмәне җентекләп җыештырабыз. Әмма ул 30 минуттан да озакка сузылырга тиеш түгел.  Мәсәлән, дүшәмбе – йокы бүлмәсе, сишәмбе – кунак бүлмәсе, чәршәмбе – аш бүлмәсе һәм алдагы көннәрдә дә шул рәвешле дәвам иттерәбез. Бүлмәләр кечкенә булса, әллә ничә көнгә сузмаска да мөмкин.  Ә иң мөһиме – атнаның бер көнендә җыештыру турында онытып торыгыз.  Ул ял итү көне булырга тиеш, аны үзегезгә, гаиләгезгә багышларга  һәм кунакка барырга мөмкин.

3 кагыйдә. Көн саен башкарылырга тиешле  «кечкенә» кагыйдәләрне билгеләү. Аны  һәр гаилә үзенчә билгели.  Мәсәлән, җилләтү, чүп чыгару, урын-җирне җыештыру.

4 кагыйдә.  Һәр көнне берәр шкафның берәр киштәсен җыештырасың һәм кирәкмәгән әйберләрне ташлыйсың. Әлеге бирем бик озакка сузылмый һәм шулкадәр ләззәт бирә!  Әкренләп йортыгызның чиста һәм уңайлы булуын сизәрсез.

5 кагыйдә. Берәр бүлмәдәге иң кул җитми йөргән эшне башкару. Мәсәлән, келәмдәге яки дивандагы тапларны бетерү. Төп таләп – барлык пычрак урыннарны берьюлы чистартырга тырышмаска, ә аларны берничә атна дәвамында эшләргә.

6 кагыйдә. Гаиләдәге балаларны да эшкә җәлеп итү өчен, җыештыруны уен формасында оештырырга киңәш ителә. Шулай итеп, балалар яшьтән үк пөхтәлеккә һәм чисталыкка өйрәнәләр.

Исеңдә тот!

Җыештырырга тотынсагыз, иренмичә биремнәрне «бишле»лек башкарырга тырышыгыз.

План буенча эшләгез, берьюлы бөтен бүлмәне җыештырып бетерергә ашыкмагыз.

Кунаклар килсә дә, җыештыру графигын бозмагыз. Әлеге биремнәрне алар килгәнче яки киткәч башкарырга мөмкин.

Яңа әйбер сатып алсагыз, искесен ташлагыз.

Ял көнендә җыештыру турында онытыгыз һәм вакытыгызны үзегезгә, гаиләгезгә багышлагыз.

Фото: candy-home.com


Фикер өстәү