«Белем җәүһәрләре» бәйгесе финалистлары арасында «Ватаным Татарстан» сайты да бар

2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган «Белем җәүһәрләре» XII Дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесе  финалистлары билгеле булды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Финалистлар арасында «Ватаным Татарстан» газетасы сайты да бар. Тулы исемлек белән монда таныша аласыз.

Бүләкләү тантанасы 6 нчы декабрьдә Татарстан Фәннәр Академиясенең (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20) актлар залында үткәрелә.

 


Фикер өстәү