Карлы юллар канга буялмасын: республикада 21 кеше үлгән

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына карасаң, Россиядә гыйнвар башыннан 2 меңләп юлтранспорт һәлакәте теркәлгән. Иң аянычлысы: шуларда 230 кеше үлгән. 700ләп кешенең гомерен коткарып калганнар.

Татарстандагы саннар да куандырырлык түгел. Әйтик, 1–12 гыйнвар аралыгында республикада 89 юл-транспорт һәлакәте булган. Шуларда 21 кеше үлгән һәм 121 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре саны – 6,3, ә зыян күрүчеләр саны 14,8 процентка кимегән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Александр Разумнов әйтүенчә, 2021 елда республика юлларындагы аварияләр санын киметә алганнар. Узган ел 3684 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 312 кеше һәлак булган һәм 4542 кеше зыян күргән. Аварияләр саны – 333 очракка, үлүчеләр – 19, яраланучылар 356 кешегә кимегән.

Шулай да, һава торышы аз гына көйсезләнүгә, юлдагы фаҗигаләр турында хәбәрләр арта гына. Әйтик, бу атнаның пәнҗешәмбесендә Казан юлларында 237 авария булган, дип хәбәр итә башкаланың ЮХИДИ идарәсе «Телеграм» каналы.

Атна тәмамланганда Татарстанда үлемгә китергән юл фаҗигаләре дә булды. Әйтик, Әлмәт районында микроавтобус һәм җиңел машина бәрелешеп, 25 яшьлек ир-ат һәм 35 яшьлек хатын-кызның гомере өзелде. Моннан тыш, тагын биш кеше зыян күргән.

Җомга иртәсендә М7 трассасында «Чаллы – Казан» маршруты буенча хәрәкәт итүче автобус кар чистарта торган машинага килеп бәрелде. Шуның аркасында берничә пассажир һәм кар чистарта торган машина йөртүчесе төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булды.

Атна азагында һава торышының кинәт үзгәрәсен белгечләр алдан фаразлаган иде инде. 15 гыйнварда буран, кар көртләре һәм җилнең секундына 20 метрга кадәр җитүен әйтә синоптиклар. Якшәмбе дә кар явачак, аерым районнарда буран көтелә. Һава температурасы төнлә –11…–16, көндезге сәгатьләрдә –8…–13 градус булачак.

ИСТӘ ТОТ!

Һава шартлары үзгәргән вакытта юлдагыларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Иң элек, автомобильләр арасында тиешле араны саклау мөһим. Бу кагыйдә һава торышы яхшы чакта да үтәлергә тиеш анысы. Тизлек режимына карата да игътибарлы булу сорала. Һава торышы көйсез шартларда, рульне нык тотам дип санасагыз да, куып йөрергә кирәкми. Вазгыятьне юлдагы башка машиналар бозарга мөмкин бит. Машинада кечкенә балаларны махсус утыргычларга утыртып йөрү таләп ителә. Куркынычсызлык каеше эләктерелгән, машинаның фаралары чиста булырга тиеш. Иминлек таләпләре җәяүлеләргә дә кагыла. Бердәм коткару хезмәте телефон номеры да истән чыкмасын (112).


Фикер өстәү