Яшь фельдшер: «Авылга кайтуыма әби-бабайлар, елап, рәхмәт әйтте»

Без бер төрле уйлыйбыз, әмма язмыш дигәннәре башкасын тәгаенләп куя. Саба кызы Инзилә Зәкиҗанованың да тормышы көтелмәгән борылышларга бай булган. 22 яшендә күпләр өчен иң кирәкле кешегә, зарыгып көткән берәвенә әйләнә дә куя ул. Инзилә Елыш авылында фельдшер булып эшли.

– Медицина юлыннан китү балачак хыялым, димәс идем. Бу турыда күбрәк әбием хыяллангандыр дип уйлыйм. Ул мине үзе генә үстерде. «Мин картайгач, чирләсәм, дәваларсың мине, кая гына барсаң да, кирәкле һөнәр бит», – дия иде ул миңа. Әбием сүзенә каршы килә алмадым. Мине үстерергә ярдәм иткән башка туганнарым да бу фикерне хуплады. Аларның ярдәме, терәге белән Казан медицина көллиятенә укырга кердем, – дип сөйли Инзилә.

Көллияттә 32 кеше укыганнар. Берсе дә авылга кайтып эшләргә ашкынмаган, әлбәттә, бу хакта уйлап та бирмәгән.

Язмышның тагын бер шуклыгы булгандыр инде: Инзилә икенче курста укыган чакта оныгын ак халатлы шәфкать иясе итеп күрергә теләгән әбисе үлеп киткән.
– Авылга кайтып эшләү минем өчен көтелмәгән вакыйга булды. Шәһәрдә укыганда, барыбыз да алдагы тормышын Казанда күрә бит, – ди Инзилә. –Монда эшләрбез, яшәрбез, дип ниятләмәдек түгел. Без теләгәнчә генә булмый шул, димәк, миңа шулай язгандыр, дим. Авылга кайтып эшләргә туры килсә дә, мин үз хезмәтемне яратам, дәва эзләп килгән әби-бабайларымны да үз итәм. Мин кайткач, елап, рәхмәт тә әйтүчеләр булды.

Эш урынына кайтып урнашкач, Инзиләнең дә күзләре яшьләнмәгән түгелдер. Ник дигәндә, 4 ел фельдшерсыз торган авылдагы фельдшер-акушерлык пункты бик аяныч хәлдә булган.

– Мин эшкә кайтып урнашкандагы хәлен искә төшерү дә куркыныч инде хәзер. Шактый тырышырга туры килде. Хәтта тонометрны да үзем сатып алдым, мөрәҗәгать белән килгән әби-бабайларның хәлен гел тикшереп торырга кирәк бит. 4 ай эшләгәннән соң, су ялгап киттеләр, моңа кадәр су да кермәгән иде, – ди Инзилә. – Авылга кайткач, әтием, туганнарым ярдәме белән эшләп китә алдым. Аларга рәхмәт.

Эш шартларына җайлашып, саладагыларның үз кешесенә әйләнеп беткән инде фельдшер кыз. Күпләренә җылы сүз дә – дәва. Бу кагыйдәне дә тиз аңлаган. «Һөнәремнең иң авыр ягы – кешеләр белән эшләү. Төрлесендә төрле холык бит, кәефләренә карыйсың. Һәркайсына җайлашырга кирәк. Сүзнең дәвалау көче бар. Бервакыт бер әбекәй килде, зарланды-зарланды да: «Әй, кызым, рәхмәт, эчемдәгесен сиңа сөйләгәч, җиңел булып китте, авыртмый икән бер җирем дә», –  дип, рәхмәтләр әйтеп кайтып китте. Даруга караганда кайчак сүз кирәгрәк тә», – ди Инзилә.

Юкны уйлап көенгәнче, барны уйлап сөен, диләрме? Инзилә Зәкиҗанова авыл тормышының уңай якларын барлый.

– Әлбәттә, алар бик күп. Эштән җылы өйгә кайту гына да ни тора! Рәхәтләнеп, үзең яраткан эшләрне башкарып йөрисең, – ди яшь фельдшер. – Рәсем ясарга яратам. Хәзер вакыт кына тими. Бәйләү курсларын алдым, буш вакытта үзем өчен баш киеме, шарф бәйлим. Ашарга пешерергә яратам.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү