Робагыйлар бәйгесен оештыручы блогер: Алар бит – шулхәтле мәгънәле

Кукмарада яшәүче өч бала әнисе, блогер Регина Хәкимҗанова «Инстаграм» сәхифәсендә «Чын татар хатын-кызы» дигән блог алып бара. Аның 30 меңнән артык  язылучысы бар. Күптән түгел ул робагыйлар бәйгесе игълан итте. Борынгы ядкәрләр белән кызыксынучылар бармы икән?

Регина «Инстаграм»да «Мин – татар» дигән викторина, «Мин – милләтемнең киләчәге», «Милли кием – горурлык», «Озын толым» кебек төрле бәйгеләр үткәреп, җиңүчеләренә бүләкләр бирә.

– Мәдәният хезмәткәре, блогер һәм татар бәйгеләрен оештыручы буларак, нинди дә булса яңалык кертәсе килде. «Инстаграм»ны дөрес алып бару серләренә төшендерү буенча мастер-класста берничә хатын-кызның робагыйларның нәрсә икәнен белмәве шаккатырган иде. 2022 елның Россия халыкларының мәдәни мирасы елы булуы да этәргеч бирде. Татарстанда  – Цифрлаштыру елы. Ике куянның койрыгын бергә тотып була бит дип, @tatarka-regina аккаунтында робагыйлар язу бәйгесе оештырырга уйладым. Аңа кадәр язылучыларны робагыйлар белән таныштырдым. Халыкка ошады. Ә мин исә, робагыйлар эчендә кайнавым белән рәхәтлек алдым. Алар бит – шулхәтле мәгънәле, акыл, киңәш бирүче дүртьюллыклар… Озак уйлап тормыйча, бәйге шартларын аңлаттым. Нәтиҗәләр 15 февральдә ясалачак. Җиңүчеләрне затлы калфак һәм акчалата  приз көтә,  – ди  Регина Хәкимҗанова.

Блогер әйтүенчә, язылучысының барысы да катнашмас, чөнки робагый язар өчен, тормышның агын да, карасын да күрергә, акыллы, фәлсәфи фикер йөртергә кирәк. Тик шулай да катнашырга теләүчеләр бар. Регина иң яхшы робагыйларны, язылучылары белән бергәләп, тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләячәк. Шулай гадел булыр дип саный. Бәйгедә ул халыкны үзебезнең  тамырларны югалтмаска да өнди.

– Соңгысы булмас. Башымда кызыклы, файдалы фикерләр бик  күп. Бары вакыт кына җитсен. Минем кебек үз милләтенең киләчәге өчен борчылучылар, теленә тугры калучылар күбрәк булсын иде, – ди Кукмара районы мәдәният йорты методисты Регина Хәкимҗанова.


Робагыйлар бәйгесен оештыручы блогер: Алар бит – шулхәтле мәгънәле” язмасына фикерләр

  1. Тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүчеләрне билгеләү дөрес булыр дигән фикер белән килешеп булмый. Интернетны ачтың исә тавыш бирергә гозерләп язган язма күрәсең. Ярый да укып күңелләренә ошаса гына лайк куйсалар. Ә болай бит бер кешегә көн саен куярга да була. Бу хакта тагын бер кат уйларга кирәктер…

Фикер өстәү