Татарстанда бер ир 71 яшьлек әнисен үтергән

Кичә, 28 февральдә, Чистай шәһәренең Бутлеров урамында урнашкан йортларның берсендә коточкыч хәл булган. Анда 71 яшьлек хатын-кызның мәете табылган. Пенсионерның тәнендә кыйналган эзләр булган.

Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Ә пенсионерның үлемендә 51 яшьлек улы гаепле булып чыккан.

Ир спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң әнисе белән низагка кергән. Ярсыган ир үзен тыеп кала алмый әнисенә кул күтәрә һәм саксызлык аркасында үлеменә сәбәпче була. Ул үз гаебен таныган.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү