Ялларда безне нинди һава торышы көтә?

Бәйрәм ялларында һава торышы «көйсезләнәчәк», ди синоптиклар.

Шимбә, 5 мартта белгечләр карлы-яңгыр явачак, дип хәбәр итә. Көндез кайбер районнарда көчле җил, урыны белән буран булырга мөмкин. Төнлә һава температурасы -3…-8, көндез 0…-5 градусны тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 6 мартта синоптиклар төнлә һәм иртәнге якта кар һәм буран туктамаячагы турында кисәтә. Төнге сәгатьләрдә һәм иртән -7…-12 градус, көндез -5…-10 градуска кадәр салкын булачак.

Татарстанның гидрометеорология үзәге белгечләренең сүзләренә караганда, киләсе атна башында республикада төнлә һава температурасы -13…-20 градуска кадәр төшәчәк, көндез исә -4…-10 градус салкын булачак. Урыны белән бераз кар явуы да көтелә.


Фикер өстәү