Татарстан авылында янгында ике бертуган үлгән

18 мартка каршы төндә Кайбыч районы Олы Подберезье авылында коточкыч янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Үзәк урамда бер катлы шәхси йорт янган.

Янгын сүндерүчеләр килүгә ут тулысынча корылманы колачлаган.

Янгынны сүндереп, коткаручылар өй эчен тикшерә башлаган. Эчтә ике ир-атның гәүдәләре табылган. Һәлак булучылар 41 һәм 33 яшьлек туганнар булган.


Фикер өстәү