8 сыйныфта укучы 5 кыз дару эчеп агуланган

Шул кызларның берсе мәктәпкә, янәсе, гәүдәне зифарак итү мөмкинлеге бирә торган дарулар алып килгән.

Башкорстанның Стәрлетамак шәһәрендә 8нче сыйныфта укучы 5 кыз дару эчеп агуланган. Кызларның берсе мәктәпкә, янәсе, гәүдәне зифарак итү мөмкинлеге биргән дару төймәләре алып килгән. Дару склероз һәм параличтан булган.

Кызларның һәркайсы, ике дә уйлап тормастан, 9лап төймә йоткан. Бераздан болар үзләрен бик начар хис итә башлаган. Алар Уфа республика клиник хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерелгән. Хәзерге вакытта кызлар авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Әлеге препарат фәкать табиб рецепты буенча гына бирелә. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары сигезенче сыйныф укучыларының даруны кайдан алуларын ачыклау белән мәшгуль.


Фикер өстәү