Татарстанда бер баланы дәваларга вәгъдә иткән «күрәзәче»не хөкем итәләр

Чаллы шәһәр судында Удмуртиядән килгән 45 яшьлек хатны-кызга карата җинаять эше карала. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.

Тикшерү материаллары буенча, узган ел ахырында иртән ГЭС бистәсенең 10нчы комплексындагы даруханәгә бер хатын-кыз килеп керә. Витринаны караганнан соң, хатын провизордан: «Сезнең балагызның сәламәтлеге белән проблемалары бармы?» дип сорый. Яшь хатын-кыз аның «күрүенә» шакката.

Таныш булмаган хатын үзен «дәвачы» дип таныштыра. Бу уңышлы очрактан файдаланып, читтән торып, дәвалау йоласын үткәрергә тәкъдим итә. Дога укып дәвалауны ул 15 мең сумга бәяли һәм корбаныннан баланың исемен сорый.

Яшь хатынның үзе белән нибары бер мең сумы гына була, ул аны «дәвачы»га бирә һәм дәвалау сеансының шаһите була. Кич белән хатын тагын «дәвалау» үткәрә һәм провизор аңа 5500 сум күчерә. Хатын-кызлар икенче көнне очрашу турында килешәләр. Аптека хезмәткәре иренә килеп чыккан хәл турында сөйләгәч, ул моның алдашу икәнлеген аңлап, полициягә хәбәр иткән.

Дәвачы икенче көнне даруханә залында тоткарлана. Аның Можгада яшәве, базарда эшләве, балигъ булмаган балалары булуы ачыклана. Шундый ук аферасы өчен ул 2009 һәм 2015 елларда хөкем ителгән булган. Тикшерү вакытында ялган «дәвачы» үз гаебен таныган һәм зыян күрүчегә акчасын тулысынча кире кайтарган.


Фикер өстәү