Татарстанда табиб-уролог бушлай операцияләрне акчага ясаган

Татарстанда медицина университеты клиникасының 68 яшьлек табиб-урологы, Казан дәүләт университетының урология кафедрасы мөдире эше судка җибәрелгән. Әлеге хатын-кыз мошенниклыкта гаепләнелә, хәбәр итә “Татар-информ”.

Тикшерүчеләр фикеренчә, уролог алты ел дәвамында (2013-2019 елларда) бөерендә таш авыруыннан интегүчеләрне түләүле операцияләргә җибәргән. Гәрчә мондый операция бушлай ясалырга тиеш булса да. Операцияләр әлеге табиб карамагындагы фирма арендага алган кабинетта ясалган. Сырхаулар белән түләүле хезмәтләр күрсәтүгә килешүләр төзелгән. Тикшерүчеләр шундый 16 җинаять очрагын билгеләгән.
Сырхауларга барлыгы 259 мең сумнан артыграк мөлкәти зыян салынган. Табиб җинаять кылуга кагылышлы булуын танымаган. Әлегә аңа карата читкә чыкмау шарты куелган.


Фикер өстәү