Чәкчәк ясау остасы: «Мин пешергәнне кат-кат сорап киләләр»

Кукмара районының Адай авылында гына түгел, күрше төбәкләрдән дә килеп, Илсөяр  ападан чәкчәк пешертәләр икән. Гомере буе фермада эшләгән ханымның авылда аш-суга осталыгы турында даны таралган була инде.  Шуңа да аны, пенсиягә чыгуга, пекарняга чакырып алалар.  66 яшенә кадәр шунда эшли. Хәзер инде өйдә генә пешерәм, ди.

– Бездә татарның гореф-гадәтләре саклана. Никах, туйлар чәкчәксез узмый. Коръән ашларына да пешертүчеләр күп, – ди Илсөяр апа. – Бервакыт кунакка баргач, шундый тәмле чәкчәк ашадык. Аны килендәшем Гөлзада пешергән иде. Барыбызга да рецептын язып таратты. Кайттык та оныттык. Әмма бераз вакыт узгач, мин пешереп карарга булдым. Балаларым да ошатты. Күчтәнәчкә дә күп бирдем. Тәмле булгач, яраттылар. Хәзер инде кешедән килгән заказлар шулкадәр күп. Кайчак әз йокларга, күп эшләргә туры килә.

Кеше акчасын санау матур булмаса да, чәкчәк бәясен сорамыйча булмады. Баксаң, ул аның килограммын 600 сумга сата икән.

– Тавыкларым күп. Кеше бәя арттыра дип, мин күтәрмәдем. Иң мөһиме – мин пешергәнне кат-кат сорап киләләр, – ди ул.

Гөлзада ападан чәкчәк рецепты

Туңдырылган 10 йомырканы миксер белән яхшылап болгатабыз. Шуңа он өстибез. Онны кашыктан купканчы бутарга кирәк. Аннары катнашманы кунага төшерәбез дә өстен табак каплап, 10 минут ял иттерәбез. Шуннан соң токмач камыры кебек итеп җәябез дә, камырны тагын 10 минут ял иттерәбез. Аннары эре токмач төсле итеп кисеп пешерәбез. Әлеге чәкчәкне газ өстендә түгел, мичендә пешерәбез. Әмма  табадагы майны әз генә җылытып алырга кирәк.

Чәкчәкләрне балга катыру өчен катнашма болай ясала: 0,5 килограмм шикәр комына 0,5 килограмм бал салына. Шуңа ике кашык су өстисе. Катнашма күбекләнгәч, төшләрне бутыйсың да күңелең теләгәнчә бизисең.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү