Җәйнең беренче аенда бакчада нинди эшләрне башкарып калырга кирәк?

«Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова киңәшләре

Бакчада беренче чиратта башкарылырга тиешле эшләр хакында онытмагыз. Болар:

– кышка саклау өчен чөгендер утыртырга, ә май аенда утыртылганын арасын 5 см калдырып сирәкләргә;

– кәбестәнең соң өлгерә торган сортлары үсентеләрен утыртырга;

– кабат ике атна аралыгы белән тиз  өлгерешле –  шпинат, салат, редис орлыкларын чәчәргә;

– чүп үләннәрен утарга һәм куерып киткән үсентеләрне сирәкләргә.

Агачлар да авырый

Крыжовник, кура җиләге куакларының очларын кисәргә өлгермәгән булсагыз, хәзер аның өчен кулай вакыт. Бөре талпаны (почковый клещ) белән зарарланган карлыган ботакларын кисәргә,  әгәр куак бик нык зыян күргән булса, бөтенләй кисеп  яндырырга кирәк.

Җәйнең беренче аенда җимеш бирүче агач куакларын тукландыру турында да онытмагыз. Җимешләре күренә  башлауга түбәндәге катнашманы ясап сибәргә кирәк. Моның өчен тиресле су (1:2), сыер тизәге (1:8–10), аммиак селитрасы (25–30 г), мочевина (20–25 г/ м2) кирәк булачак. Әлеге катнашманы һәр карлыган төбенә 10 литр, ә кураның һәр метрына 5 л сибеп чыгарга киңәш ителә.

Июньдә алма белән грушаны – кутырдан (парша), ә крыжовникны ончыл чыктан (мучинистая роса) саклау чарасын күрәбез. Агач-куакларны карап, пәрәвез ояларын, бөтәрләнгән яфракларны, бөҗәк йомыркаларын алып ташлыйбыз. Гөмбә авыруларыннан саклау өчен  биологик фунгицидлар  («Псевдобактерин-2», «Ризоплан», «Фитоспорин М»), төрле авырулардан саклаучы  микроашламалар («Гумат+7» «Здоровый урожай»), микробиоашламалар («УниФос», «Азолен») куллану да файдага булыр.

Аючикерткәгә – капкын

Җәй башында бакчаларда аючикерткәләр (медведка) активлаша. Аны тоту өчен җиргә такталар куярга мөмкин, алар кичен шунда җыелачаклар. Аючикерткәне тоту өчен бал белән капкын ясарга була. Моның өчен пыяла банканың каплый торган өлешенә эчке яктан бал сөртеп, «тамагы»на кадәр балчыкка күмәргә. Банка авызын 1–1,5 см тишек калдырып, такта кисәге белән капларга. Балга алданып, капкынга төшкән корткыч бөҗәк аннан чыга алмаячак.

Сабын белән көл файдалы

Бакчадагы яшелчә җиләк-җимешләрне күп төрле корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен көл белән кер сабыны кушып ясалган катнашма сибәргә мөмкин. Кырмыскалардан котылу өчен аларның ояларына кайнап торган су салсагыз була.

Гөблә – үлән бетләреннән котылу өчен үлән, тәмәке, сабын белән көл салып ясалган катнашмалар  һәм «Фитоверм», «Биостоп» препаратлары кулланыгыз.


Фикер өстәү