Сәламәт булу өчен кимендә күпме вакыт җәяү йөрергә кирәк?

Психик һәм физик сәламәтлекне яхшырту өчен көненә нибары10 минут җәяү йөрү дә җитә. Гомумпрактика табибы Татьяна Захарова шундый фикердә. 10 минут эчендә кызурак йөрергә кирәк, әмма организмга көч килергә тиеш түгел, дигән ул “Медикфорум” хәбәрчесенә.

Белгеч билгеләп үткәнчә, шушы вакыт эчендә сулышка капса яки хәлсезлек басса, табиб белән киңәшләшү шарт.

Аның сүзләренә караганда, һавада йөрү баш мие өчен, димәк, психика өчен дә бик файдалы. Көненә 10-12 минут даими йөрү игътибарлылыкны, үз көчеңә ышанычны, күңел тынычлыгын арттыра. Шулай ук хәтер яхшыра, таркаулык юкка чыга.

Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тиз адымнар белән көненә10 минут йөрү вакытыннан алда үлү куркынычын 15 процентка киметә.

Озак утырып тору, утырып эшләүнең тискәре йогынтысы күп, чөнки кан әйләнеше акрыная. Ә менә кызу атлап йөрү аны яхшырта. Нәтиҗәдә кан тамырлары авырулары, шулай ук йөрәк өянәге һәм инсульт куркынычы бермә-бер кими.

Моннан тыш 10 минут җәяү йөрү ябыгуга ярдәм итә икән әле.


Фикер өстәү