Теплицада икенче төп кыяр корый инде. Сабагы астан агара. Кыярлары да күп үзенең…
Светлана Бейбытова. Казан
Сорауларга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә
– Фузариос авыруы зарарлагандыр, күрәсең. Сабагының зарарланмаган өлешен җиргә күмеп, фитоспорин сиптереп карагыз. Яңа тамырлар чыгарыр, бәлки. Агарган урыннарына «зеленка» сөртергә мөмкин.