Омикронның башка төрләреннән хәтәррәк “кентавр” штаммы пәйда булган

“Омикрон”ның Һиндстанда табылган яңа – “кентавр” штаммы башка төрләренә караганда зуррак куркыныч белән яный. Вирусның Россиягә “килеп җитүе” дә бар. Бу хакта “Ura. ru” яза.

— Хәзер Россиядә “омикрон”ның ВА.4 һәм ВА5 төрләре өстенлек итә башлады. Алар ковидның башка төрләрен әкренләп кенә кысрыклап чыгара. Болары тизрәк тарала да. Ә инде Һиндстанда табылган BA.2.75 (чит илдә аңа “кентавр” дип исем биргәннәр) штаммының таралу индексы тагын да зуррак – 12 чамасы. Кызамыкныкына (14) якын дип әйтергә мөмкин. “Кентавр”ның Россиягә “килеп җитәсенә” шик юк, – дип белдергән “Ura. ru” хәбәрчесенә медицина фәннәре докторы Сергей Токарев.


Фикер өстәү