Августның соңгы көннәрендә һава торышы нинди булачагын фаразладылар

Республикада берничә атна буе көннәрнең эссе торуы, явым-төшемнең булмавы сәбәпле, хәтәр күренеш – «атмосферада корылык» күзәтелә. Шуңа күрә республикада урманнарга янгын куркынычы яный. Татарстан Гидрометеоүзәге шулай дип хәбәр итә.

Синоптиклар августка хас булмаган эсселек һәм корылыкны аз хәрәкәтчән циклон белән аңлата. Көн дәвамында һава +30…+32 градуска кадәр кыза, тәүлеклек уртача температура – нормадан 7–8 градуска югары. Ялларда да һава торышында үзгәрешләр көтелми. Шимбә, якшәмбе – 27–28 августта көндез +29…+34, төнлә +10…+15 градус. Яңгыр юк.

Гидрометеоүзәкнең башлангыч фаразларына караганда, киләсе атна башында  – 29 августта термометрның терекөмеш баганасы шул ук +29…+34 градусны күрсәтәчәк. 30 августта да эссе булачак. Кайбер районнарда зарыгып көтелгән яңгыр яварга мөмкин.


Фикер өстәү