Рания Минһаҗева: «Матур булу — хатын-кыз эше!»

Бүгенге «Ни хәл?» сәхифәсе кунаклары – чибәр затларыбыз белән матурлык турында, ә төгәлрәк әйтсәк, ир-атларга чибәрлекнең кирәк булу-булмавы турында сөйләштек. «Чибәрлек туйда гына кирәк» дигән әйтем белән килешәме алар?

Рания Минһаҗева, блогер:

— Туйда да ир-атның матур булуы әллә ни мөһим түгел. Бөтен игътибар кәләштә була бит! Миңа калса, гаиләдә матур булу — хатын-кыз эше. Ир-ат ул, иң беренче чиратта, төпле акыллы, зирәк булырга тиеш. Мин иремнең үземә карата мөнәсәбәтенә гашыйк булдым. Танышуыбызның беренче көненнән башлап ул үзенең гамәлләре, фикерләве белән үзенә җәлеп итте. Кыскасы, иң элек эчке дөньясына, аннан тышкы кыяфәтенә гашыйк булдым. Кара әле, мин әйтәм, моның күзләре дә, елмаюы да бигрәк матур икән бит! Елмайганда бит очында матур гына чокыры да барлыкка килә. Ничек аңа кадәр игътибар бирмәгәнмен инде…


Фикер өстәү