Татарстанда бала тууны беренче тапкыр онлайн теркәгәннәр

Алабуга районының ЗАГС бүлегендә беренче тапкыр бала табуны онлайн теркәгәннәр.Сабыйның әти-әнисе «Бала туу» суперсервисы хезмәтен кулланганнар.

Яңа хезмәт кысаларында бала туу турындагы электрон таныклык дәүләт хезмәтләренең федераль порталында шәхси кабинетка кертелә. Ата-аналарга барлык мәгълүматларны расларга, балага исем сайлап ЗАГСка электрон гариза юлларга гына кала.

Шул рәвешле бала әти-әнисе ЗАГСка килмәгән килеш кенә теркәлә. Соңрак туу турындагы таныклыкның кәгазь формадагысын алырга мөмкин.


Фикер өстәү