Иртәгә, 29 сентябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Казанда да, һава торышы начараер дип көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
Синоптиклар фаразлавынча, иртәгә төнлә урыны белән көчле яңгырлар явачак. Шулай ук төнлә һәм иртн көньяк-көнчыгыштан җил көтелә. Аның тизлеге 15-20 м/с кадәр булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология үзәгенең башлангыч фаразы буенча, 1 октябрь, шимбә көнне, атмосфера басымы арту белән явым-төшем туктаячак. Көндезге температура бераз күтәрелә – 10-15 градус җылы булыр көтелә.