Белгеч Яңа елга кадәр нәрсәләрне алдан алып куярга кирәклеген киңәш итте

Киләсе елда азык-төлеккә бәяләр инфляция дәрәҗәсендә үсәргә тиеш, әмма искәрмәләр булырга мөмкин. Бу хакта товар-чимал базарлары буенча белгеч Валентина Милашевская «Прайм» агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Беренче чиратта, шампан шәрабенә бәяләрнең артуы көтелә — кибетләрдә уртача 41,4 процентка, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук Яңа ел алдыннан гадәттә уылдык, консервалар бик кыйммәтләнә, шуңа күрә аларны алдан алып куярга кирәк, диде белгеч.

Моннан тыш, Яңа елда ягулык һәм транспортка (биш-ун процентка), шулай ук тәмәке һәм вейпларга бәяләр артуы көтелә, чөнки 2023 елда аларны сатуга акциз дүрт процентка артачак, дип өстәде Милашевская.


Фикер өстәү