“Мондый ярдәм безгә бик кирәк”: Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен концерт булды

Казан читендәге танк полигонында һәм “Казан Экспо”да оештырылган җыю пунктында мобилизацияләнгәннәр өчен концертлар узды. Патриотик җырлар һәм дәртле биюләр белән эстрада артистлары ир-егетләрнең күңелен күрергә тырышты.

Танк полигонында узган концертта ир-атларны үз чыгышлары белән Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова, Ләйсән Закирова, Марина Карпова һәм башка артистлар сөендерде. Урамда чын кышкы салкын булса да, ватанны саклаучыларны бу гына туктатмады. Мобилизацияләнгәннәр артистларны алкышларга күмде, аларга кушылып җырлады һәм биеде. Яше дә, өлкәне дә битараф калмады, кыскасы.

– Мондый концертларда беренче тапкыр гына чыгыш ясамыйм. Ир-егетләребезне куандырырга, рухларын күтәрергә, алар белән булырга тырышабыз. Бүген бу бик мөһим, дип уйлыйм. Алар безнең белән бергә җырлыйлар, бииләр, үзләрен игътибарсыз калдырмаганга сөенәләр. Беркайчан да бирешмичә, бары тик алга барып, егетләребезнең җиңеп кайтуларын телибез, — диде Алинә Шәрипҗанова.

Марина Карпованың икетуган энесе хәзер хәрби хәрәкәтләр зонасында икән. Җырчы хис-кичерешләре белән бүлеште.

– Энемнең исән-сау әйләнеп кайтуына, барысы да яхшы булачагына чын күңелдән ышанам. Мобилизация кагылмаган гаилә юктыр инде ул. Мондый вакытта безгә барыбызга да берләшергә кирәк. Солдатларның рухын җырлар аша күтәрергә тырышабыз. Алар алдында чыгыш ясаганда мин һәрвакыт зур дулкынлану кичерәм. Монда күз яшьләрен тыеп булмый, чөнки алар – кемнәрнеңдер уллары, абыйлары, ире. Һәр әни, һәр хатын-кыз якыннарын исән-сау каршыласын иде. Без күңелсезләнмибез, киләчәккә ышаныч белән карыйбыз, — диде Марина Карпова.

Мобилизацияләнгән Искәндәрнең концерт күңеленә хуш килгән. Көн саен булса да ярый әле, ди ул.

– Бик матур концерт, безгә бик ошый. Мондый ярдәм безгә бик кирәк. Ул безгә көч һәм кыюлык бирә, кәефне күтәрә. Моңа кадәр дә Чаллыдан килеп, концерт оештырганнар иде. Без моңа шат кына. Ул бит безнең истә кала. Исән-сау әйләнеп кайтсак, Алла бирса, тагын очрашырбыз әле. Ял көннәрендә гаиләм белән күрешеп торабыз. Мөмкинлек булса, үзем дә алар янына кайтып киләм, — диде хәрби.

“Казан Экспо”да узган концертны да мобилизацияләнүчеләр бик җылы кабул итте. Тамаша башлануга барысы да сәхнә янына сугылды. Концертны Татарстан дәүләт хоры башлап җибәрде. Егетләр эстрада артистлары башкарган җырларга кушылып җырлап утырсалар, оста баянчы Булат Хисмәтов уйнаган татарча бию көенә басып дәррәү бии башладылар.

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова җырлап бетергәч, ир-атларга җылы теләкләрен җиткерде:

– Сез барыгыз да – илебезнең һәм республикабызның чын патриотлары. Без сезнең белән горурланабыз. Исән-имин кайтырга язсын үзегезгә, — диде халык җырчысы.

Концерт барышында Теләче егете Алмаз Гыймадетдинов безгә үзенең тәэсирләре белән уртаклашты. Ул күптән түгел 23 яшен тутырган.

– Китәр вакыт якынлаша инде, шуны көтәбез. Әти-әни белән аралашып торабыз. Борчылалар, билгеле, тик моны бик сиздерергә тырышмыйлар. Ә безнең кәефләр күтәренке. Мондый концертлар тагын да дәрт өсти. Үзебезгә уңышлар, сабырлык һәм җиңү белән кайтуны телим, — диде ул.  

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү