Улы мобилизацияләнгән ана: «Бу хәбәрне ишеткәч, башта утырып еладым. Нинди кайгыртучанлык бит…»

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз. Зәй районы Имәнлебаш». Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә җибәрелгән Илназ Хәбибуллин кулына килеп эләккән җылы оекбаш эченнән әнә шундый сүзләр язылган кәгазь кисәге тартып чыгара. Ул сүзләрне укыганда нинди хисләр кичерде икән Илназ?! Кая гына барып эләксә дә, туган ягыннан килгән, авылдашларының җан җылысы салынган хәер-фатихалы оекбаш күңелен юатып торачак аның.

– Имәнлебаштан килгән оекбаш мең кеше арасыннан нәкъ миңа эләккәч, күземнән яшьләр килде. Үлчәме дә минем аякка туры килсен әле, гаҗәп бит. Авылдашларга рәхмәт, ышанычларын аклармын, – ди Илназ.
Улының әлеге сөенечле хәбәре сагышланган Мәүлия ханымны юата төшә.

– Бу хәбәрне ишеткәч, башта утырып еладым. Нинди игелекле эш, кайгыртучанлык бит, моның өчен авылдашларыма рәхмәтлемен. Бергә булганда борчу-сагышлар кими икән, – ди ана.

Илназ Түбән Камада «Кит Строй» җитештерү төзелеш компаниясендә монтажчы булып эшләгән. Тырыш, эшкә үҗәт егетне мобилизациягә хезмәттәшләре ихтирамлап озаткан.


– Илназ –  гаилә, туган җанлы бала, улларын эштән гел сагынып, очып кайтып керде. Бу хәлләр безгә дә кагылыр дип гоманлап торган идек инде. Нишлисең, илне сакларга кирәк. Улларына да үрнәк булу зарур. Өлкән улы Әмир мәктәп яшенә җитеп килә, әтисенең китүен аңлап, елап озатты. Ә биш яшьлек Эмиле, кулын изәп, елмаеп басып калды, – ди Мәүлия ханым.

Ватанны сакларга чакырылган егетләр юлга чыгар-чыкмас халык аларга ярдәмгә күтәрелде. Бу изге эшкә «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасы да дәррәү кушылды.
– Имәнлебаш һәм Югары Шепкә авыллары хатын-кызлары Түбән Кама районының Ширәмәт авылында капчык-капчык йон теттереп кайтып, аны башта күмәкләшеп эрләделәр. Хәзер мәдәният йортында бер айдан артык инде оекбаш бәйлиләр, – ди «Ак калфак» оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова.

Чормаларга менеп кунаклаган каба, орчыклар әнә шулай эшкә җигелде. Аксар, Сармашбаш, Югары Пәнәче, Дүртмунча авылларында да әлеге оешма хатын-кызлары ил саклаучы егетләргә шарф, бияләй бәйләү белән мәшгуль. Хатын-кызларның җитез куллары белән районда ике урында маскировка челтәрләре дә бәйләнә.

– Моның өчен шактый материал тупладык, челтәрләрне үзебездә дә бәйләргә  ниятләп торабыз әле, – диләр Имәнлебаш уңганнары.

Чыбыклыда исә хатын-кызлар авылдан мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм һәм акча җыйды.

Өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынганнарга районның һәр авылында булышырга тырышалар. Аздан да күңел була. Кайгырту, ярдәм Илназ кебек егетләрнең ышанычын арттыра.

 Рәзимә Кашапова


Фикер өстәү