Йолдызнамә | 19–25 декабрь

Кучкар (21.03 – 20.04) Ялкауланмасагыз, бүгенге эшне иртәгәгә калдырмасагыз, бик тә күркәм уңышка ирешерсез. Җитәкчегез күзенә чалынып йөрмәү хәерле: кәефсез чагына туры килеп, юктан гына тәнкыйть угына эләгергә мөмкинсез. Ял көннәрендә сөенечле хәбәрләр ишетерсез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Гайбәтчеләр теленә эләгүдән сак булыгыз. Акча мәсьәләсендә күңелле үзгәрешләр көтегез. Эштәге ыгы-зыгыда ниндидер бер сергә төшенеп хәйран калырсыз.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Акчагыз артыр, ә проблемаларыгыз, киресенчә, кимер. Әмма эшләрегезне азагына җиткерер өчен байтак кына тырышырга туры килер. Гаиләгез, балаларыгыз әйбәт яңалыклары белән сөендерер.

Кысла (22.06 – 22.07) Кайбер кешеләргә карашыгыз үзгәрер. Күңелегездәге барлык шик-шөбһәне алып ташлауга һәм хәтта алар белән дуслашуга китерер бу. Эшегездәге вак-төякләр аркылы кайбер серләр ачылыр.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бер танышыгызның үз-үзен тотышындагы сәерлек гаҗәпкә салыр. Кызыксына торгач, бик гади һәм кызык кына сәбәбе ачыкланыр. Акча мәсьәләсе хәл ителер һәм бу күңелегезгә әйтеп бетергесез рәхәтлек иңдерер.

Кыз (24.08 – 22.09) Кулдан ычкындырылган мөмкинлеккә кайгырып утырмагыз: озакламый тагын да яхшырагы пәйда булачак. Көтмәгәндә генә бер очрашу күңелегездәге яшерен хатирәләрне кузгатып җибәрәчәк. Шәхси тормышыгызга игътибар итүчеләр күбәячәк.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада шактый ук авыр бер максатыгызга ирешерсез. Аңа сез, әй, куанырсыз! Ял көннәрендә дус-ишләрегез белән аралашудан чын мәгънәсендә канәгатьлек хисе алырсыз.

Чаян (24.10 – 22.11) Барлык планнарыгызны, хәтта беренче карашка сәеррәк тоелганнарын да гамәлгә ашыру мөмкинлеге ачылыр. Эшегездәге уңышлар һәм өегездәге үзгәрешләр сөендерер. Акыллы, тере һәм зирәк булуыгыз шактый ук проблемаларның очына чыгу, шулай ук хезмәттәшләрегез алдында абруй яулау мөмкинлеге бирер.

Укчы (23.11 – 21.12) Үзегезгә артык күп эш йөкләгәннәр түгелме? Аларны бераз киметү начар булмас, юкса сыйфатка зыян килмәгәе. Әйбәт кенә керем көтегез.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күңелегездән барлык шикләрне алып ташлагыз: шундук җиңеләеп калачаксыз. Җитәкчегезгә бәйлелек бераз ачуыгызны чыгарыр, әмма мул гына керем барын да оныттырыр. Дусларыгыз сәеррәк яңалыклар ирештерер.

Сукояр (21.01 – 19.02) Тәкәбберлегегезне онытып торыгыз, юкса абруегызга зыян килмәгәе. Атна уртасында әйбәт хәбәр алыныр. Тик белеп торыгыз: аның күпертелгәнрәк булуы бар.

Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада тормыш мәгънәсе турында бераз уйланып алырга туры килер. Вакланмагыз, зур максатлар куегыз. Ялларда хәерле хәбәрләр ишетерсез.

 


Фикер өстәү