Танылган блогер Көек бистәсе «диңгезе»ндә су кергән (ВИДЕО)

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр быел да Көек бистәсен су басуга сәбәпче булган. Танылган блогер Люция Алеева әлеге хәлгә битараф кала алмаган.  

Ул алдагы еллардагыча, кабат купальник, эшләпәләрен киеп, су баскан урынга чыккан. Видеода аның бозлы суда аягын чылатуын күреп була.

«Ел саен Көектә яшәүчеләрнең үз курортлары – «Көек диңгезе» барлыкка килә», — ди блогер уенын-чынын бергә кушып. Әлбәттә, әлеге «диңгез» үзәк юлда булмаса, аңа игътибар итеп торучы да булмас иде. Тик ул балалар бакчасы, мәктәпкә илтә торган юлда. Күп кенә кешеләрнең өйләренә кайтып җитә алмауларын,  ә якында яшәүчеләрнең урамнарга башкалар үтә алмаслык итеп машиналарын куюын да әйтә блогер.

Узган ел да Көектә шушындый ук хәл булды. Люция Алееваның су керүеннән соң урамны тиз арада судан арындырганнар иде.


Фикер өстәү