Салават Фәтхетдинов: «Кичә малайлы булдык!»

Кичә Татарстанның һәм Башкортостанның Халык артисты Салават Фәтхетдиновның дүртенче оныгы туган. Бу хакта җырчы социаль челтәрендә хәбәр итте.

Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм, килене Рузиянең уллары туган. Сабыйның исеме дә билгеле — Дамир. Рөстәм баһадирның фотосын куеп «Фәтхетдинов Дамир Рөстәм улы. 09.05.23. Рәхмәт җаным» дип язган. Салават үзе исә: «Хәерле иртә, дуслар! Кичә малайлы булдык — Рөстәмнең улы туды! 4 нче тапкыр бабай булдым» дигән.


Фикер өстәү