Әнвәр Нургалиев операция ясаткан

Татарстанның һәм Башкортостанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев узган атна ахырында борынына операция ясаткан. Бу хата ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте. Җырчы сторисларында операциянең ничек үтүе һәм хәле турында сөйләгән.

«Бүген икенче көн. Борынның бер ягы сызлап тора. Операция үзе 1 сәгать барырга тиеш иде, 2,5 сәгатькә сузылды, күбрәк тә булмаса. Ләкин бу операцияне ясатырга кирәк иде, чөнки эчтә ялкынсыну процессы барды. Технологияләр яңа хәзер, гади генә – лазер белән ясадылар.

Миңа 1 ай дәвамында 5 килограммнан артык күтәрергә, спортзалда шөгыльләнергә, 7 тәүлек кайнар әйбер эчәргә ярамый. Тик түзәсең инде, кая барасың. Шуңа күрә, үзегезне саклагыз, дип әйтәсем килә», – дигән җырчы.

Аның тизрәк савыгуын теләп, сәламәтлек телибез!

 


Фикер өстәү