Татарстанда башлангыч сыйныфлар укучылары өчен ашау-эчү кыйммәтләнергә мөмкин

Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын тукландыру бәясе үсәргә мөмкин. Республика Финанс министрлыгы эшләгән Хөкүмәт карары проекты шул хакта сөйли.

Документ нигезендә, 2024 елга башлангыч сыйныфта укучылар өчен кайнар ризыкның уртача бәясе 66,76 сум күләмендә, 2025 елга – 69,43 сум, 2026 елга – 72,21 сум күләмендә билгеләнгән.
Хәзер документка коррупциягә каршы экспертиза уздырыла. Ул 8 августка кадәр дәвам итәчәк. Проект кабул ителгән очракта, 2024 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта башлангыч сыйныфта укучы бер баланы ашату бәясе уртача 58,94 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү