Туйганчы йокламауның нинди чирләргә китерергә мөмкин булуын аңлатканнар

Организм ял итәргә өлгермәсә, бик нык хәлсезләнәчәк.

Туйганчы йокламау, авыруга бирешүчән кешеләрдә, шикәр чирен китереп чыгарырга мөмкин. Табиб-терапевт Надежда Чернышева “Москва24” телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, организм ял итәргә өлгермәсә, хәлсезләнеп, глюкозаны тиз генә организмнан чыгару сәләтен югалта.

Көчсезләнгән организм шулай ук салкын тию яки гипертония кебек чирләргә дә тиз бирешә.
“Гипертониягә бирешүчәнлек булганда, туйганчы йокламау кан басымы күтәрелүгә китерергә мөмкин”, – дип кисәткән белгеч.


Фикер өстәү