Кар кызы: «Бәйрәм алдыннан йога белән шөгыльләнмим, дөрес тукланмыйм»

Тылсым тулы бәйрәм киче турында Кыш бабай белән Кар кызыннан да сорадык. 31 декабрьне ничек каршы алалар икән? Балалар аларга нәрсә әзерли? Нинди бүләкләр сорый?

– Кыш бабай белән Кар кызының көне ничек үтә?

Кар кызы:

– Хәзерге вакытта безнең көннәребез бик тыгыз. Арыйбыз да. Шуңа күрә Яңа ел алдыннан бернәрсә дә әзерләмим. Берәр кая кереп ашыйбыз гына. Кыскача әйткәндә, Яңа ел җитәрәк мин йога белән дә шөгыльләнмим, дөрес итеп тукланмыйм да. Кыш бабай да шулай: спорт залына йөрми, балыкка бармый. Моңа көчебез калмый (көлә). Балаларны котлап кайткач, киемнәребезне тәртипкә китерәбез, кирәк-яракларыбызның төзеклеген барлыйбыз.

– Балалар сезне каршыларга ничек әзерләнә? Нинди бүләкләр тапшырасыз?

Кар кызы:

Балалар безгә шигырьләр әзерли. Өч телдә дә сөйлиләр. Әйтик, инглиз, рус, татар телләрендә. Бик сирәк кенә биюләр дә әзерлиләр. Җырлар тагын да сирәгрәк.

Кыш бабай:

– Әле күптән түгел генә бер малай безне гитарада уйнап каршы алды. 2 яшьлек сабый брейк данс биюе күрсәтте. Безгә бик ошады.

– Без гел Кыш бабайдан нидер сорарга күнеккән. Ә Кыш бабай үз теләкләрен кемгә җиткерә икән?

Кыш бабай:

– Язмышның үзенә. Хыяллар чынга ашсын өчен хыяллану гына җитми. Тырышлык та кирәк бит әле. Хыяллар ул – безнең эш-гамәлләребезнең нәтиҗәсе. Барысы да үзебезнең кулда.

– Сез җәй айларында нишлисез?

Кар кызы:

– Гадәти тормыш алып барабыз. Тик бу сер.


Фикер өстәү