22 яшендә гомере өзелгән Рәйханәнең туганнары: «Мәңге төзәлмәс яра булды ул»

1996 елның 29 гыйнварында Теләче районы Олы Мәтәскә авылында була бу коточкыч хәл. Декрет кәгазьләрен алырга дип юлга чыккан Рәйханә Шәйхиеваның гомере 22 яшендә өзелә. Аны туарга да өлгермәгән нәни кызчыгы белән бер кабергә җирлиләр.

Ике абыйсы, ике апасы өчен күтәрә алмаслык ачы хәсрәт була ул. Ә бит язмыш моңа кадәр дә нык сынаган үзләрен. Әниләре Тәгъзимә апа үлгәндә, Рәйханәгә әле сигез генә ай була. Аннан зурраклары – Равил, Рәис, Рәхилә, Равиләгә кечкенәдән язмыш сынауларын татып үсәргә туры килә.

– Әти без ким-хур булмасын өчен барысын да эшләде. Әнисез дип кимсенмәс өчен, безгә иң матур киемнәр алып бирде, чаңгыбыз да бар иде, велосипедта да йөрдек. Әти оста куллы булды. Нинди эшкә тотынса, шуны башкарып чыгар иде. Җәен басуда эшләсә, кышын тегермәндә он тартты. Агач эшенә оста иде. Кемгә нәрсә кирәк, шуны ясап бирде. Тәрәзә йөзлеге дисеңме, рамнарымы, хәтта өйләр дә салышты, – дип искә ала Равилә апа. – Шулкадәр яхшы күңелле кеше иде ул. Тик яман чир дигәннәре иртәрәк алып китте. Пенсиягә чыгасы елы иде. Яшәгән булса, кадерләп кенә торыр идек үзен. Безнең тормышларыбызны күреп сөенер иде. Үзебез әти-әни булсак та, оныклар сөйсәк тә, әнине дә, әтине дә бик сагынабыз.

Әтисенең бакыйлыкка күчүен Рәйханә дә бик авыр кичерә. Сагына ул туган йортын. Казанга укырга кергәч тә, атна саен авылына кайтып йөри. Әниләре үлгәч, биш баланы үз канаты астына алган Халисә апасын да ташламый.

Рәйханә Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем ала. Төркемдәшләре аның бик акыллы, кешелекле булуын искә алалар. Укып бетергәч, районга кайтып китә ул. Шунда эшли. Авылдашы Рафиска кияүгә чыга. Үзе туып-үскән йорт бушап калса да, Рәйханә нигезне бетерми.

– Гаиләбезгә кайгы килгән көнне сеңлем, авылдашыбызның машинасына утырып, район үзәгенә барырга дип юлга чыга. Ерак китә алмыйлар, каршыларына килгән машинага бәреләләр. Алда утырган Рәйханә шундук җан бирә. Кызчыгы карынында калды. Аны алмадылар. Икесен бергә җирләдек.

Аяз көнне яшен сугу белән бер була бу фаҗига. Туганнар нишләргә дә белми. Бу хәсрәтне бик авыр кичерәләр.

– Рәйханә үлгәннән бирле, аның фотоларын бер дә карый алмадык. Йөрәккә авыр иде. Ятимлекне авыр кичергән балалар бит без. Әни дип әйтергә тилмереп яшәдек. Әтине дә кадерли алмадык. Ә бит тормышның иң матур чагы иде. Беребез өчен беребез утка-суга керергә әзер идек. Тормышлар җайланып беткәндә генә, сеңлебезне югалту әле дә йөрәкне тырнап тора. Мәңге төзәлмәс яра булды ул, – ди Равилә апа. – Быел Рәйханәне искә алу кичәсе була дигәч, күз алдыннан кечкенә сеңлебезнең бар тормышы үтте. Ул көндәлек алып барды. Шуны яңадан кат-кат укыдык. Рәхәт булып китте. Бергә укыган төркемдәшләре, дуслары кайткан иде. Бик матур итеп искә алдык. Сеңлебезнең рухы шатлангандыр, дибез. Еллар узса да, күңелдәге яра бер дә төзәлми. Янәшәбездә булса, нинди бәхетле булыр идек. Безнең тату гаиләбез тагын да тулыланыр иде. Тик язмышларны үзгәртеп булмый.


Фикер өстәү