Пекин кәбестәсен ничек үстерергә?

Төп сере – сыйфатлы гибрид сортын сайлап алу. Теләсә нинди шартларда мул уңыш бирәчәк ул. Шәхсән мин «Монако» сортын үстерәм. Тиз генә чәчәккә китмәгәнлектән, көннәр озын булганда да әйбәт үсә һәм бик шәп уңыш бирә.

Иң яхшысы – теплица

Пекин кәбестәсен теплицада үстерүнең бернинди дә кыенлыгы юк. Әмма кәлшәдән үстерү уңайлырак. Орлыкларын гадәттә савытка 20 апрель тирәсендә чәчәм. Кәлшәләр әзер булгач, помидор үсентеләре янәшәсенә, түтәл кырыйларына утыртам.

Теплица туфрагы черемәле булса, кәбестәне тукландырып мәшәкатьләнмәсәң дә була. Биредә аңа бернинди корткычлар да янамый: шуңа күрә химик яки биологик препаратлар белән эшкәртергә кирәкми. Бары тик мул итеп су сипсәң, шул җитә. Теплицада кәбестә, яфракларын корткычлар тишкәләмәгәнлектән, бик чиста һәм эре күчәнле булып үсә.

Яшелчә үстерүнең төп кагыйдәләре

  • Пекин кәбестәсе 1,5–2 айда өлгерә. Әмма, редис кебек, көннәрнең кыскарак булуын ярата. Шуңа күрә аны йә иртә язда, яисә көзгә таба утыртырга кирәк.
  • Яктылык, дым һәм салкынчарак һава ярата.
  • Тиз үсүе һәм тамырларының бик нечкә, вак булуы сәбәпле, азот, калий белән тукландырсаң әйбәт. Яшелчә, тукландырганда, тагын да тизрәк һәм яхшырак үсә.
  • Даими урынга утыртканнан соң 2 атна узгач сыер тизәге төнәтмәсе (1:10 нисбәтендә), тавык тизәге төнәтмәсе (1:20) яки үлән төнәтмәсе (1:9) белән тукландырырга мөмкин.
  • Күчән төргәндә, калийлы ашлама кертергә кирәк.

Кәбестә авырмый диярлек, чөнки тиз үскәнлектән, чир йоктырырга өлгерми. Ә менә корткычлар: бигрәк тә лайлачлар һәм бөрчәләр зыян салырга мөмкин. Әмма инде әйткәнемчә, теплицада аларга берни янамый.

Гөлфия Нуретдинова. Казан

 

 

 

 


Фикер өстәү