Яшенле яңгыр вакытында иминлек чараларын саклау турында искәрттеләр

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» федераль дәүләт бюджет учреждениесе якынлашып килүче тискәре метеорологик күренешләр комплексы хакында кисәтү игълан итте.

Бүген, 2024 елның 29 маенда, 15.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының төньягында һәм көнчыгышында актив атмосфера фронты узачак. Бу төбәкләрдә яшенле, көчле яңгыр, боз явуы һәм җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга (урыны белән – 24 метрга) кадәр көчәюе көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе түбәндәге саклык чараларын күрергә киңәш итә:

Кече үлчәмле судно хуҗаларының, күз күреме начараю һәм суда хәлнең катлаулануы сәбәпле, зур ихтыяҗ булмаганда йөзмә чараларда суга кермәве хәерле. Һәрвакытта да һава шартларын исәпкә алу зарур, коткару чараларын үзең белән алырга, ялгызың балык тотмаска кирәк, элемтә һәм навигация чаралары төзек булырга тиеш.

Машина йөртүчеләргә бик кирәк булмаганда торак пункттан читкә чыкмаска киңәш ителә. Юлларда игътибарлы булу, имин дистанция саклау һәм һава шартларын исәпкә алып тизлек режимын сайлау зарур. Кискен маневрлар ясамаска, кисәк туктамаска һәм юл билгеләре, ЮХИДИ хезмәткәрләренең күрсәтмәләрен үтәргә кирәк.

Республика халкына җил көчәйгән вакытта балконнан һәм ишегалдыннан беркетелмәгән әйберләрне алырга, тәрәзәләрне яхшылап ябарга киңәш ителә. Кәрнизләр, реклама конструкцияләре, черек агачлар янында тормавың хәерле. Көчле җилдә җәрәхәт алмас өчен подъездга яки подвалга керергә кирәк, дип яза «Татар-информ».

Тулырак:

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү