Казанда традицион «Бию мәйданчыгы» проекты кысаларында хореография буенча мастер-класслар башлана. Дәресләр төрле яшьтәге һәм әзерлек дәрәҗәсе төрле булган казанлылар өчен оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киләсе очрашу «Крылья Советов» паркында 5 һәм 19 июньгә планлаштырылган.
1 июньдә шәһәр халкын Балыкчы бакчасында көтәләр. Биредә тренер җитәкчелегендә заманча бию хәрәкәтләренә өйрәнергә мөмкин булачак. Шул ук җәмәгать киңлегендә чираттагы мастер-класслар 15 һәм 29 июньгә билгеләнгән.
Дәресләр 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat